Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи
О книге

Хөрмәтле шигырь сөючеләр!Сезгә язылганнарның Гомер агышы исеме астында бер өлешен күрсәтергә булдым. Бу шигырләр темаларга бүленеп тупланмаганнар, язылу тәртибендә бирелгән. Алтынчы том була.Фикерләрегезне языгыз.

Читать Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи онлайн беплатно


Шрифт
Интервал

© Рузил Фазлыев, 2022


ISBN 978-5-0059-1350-0 (т. 6)

ISBN 978-5-0056-9347-1

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero


Өмет утлары
Утлар сүнми тәрәзәдә,
Кышның төннәре, озын.
Кемнәр кемне көтсәдә,
Ул төннәр озак узар.
Сүнми икән әле димәк,
Көттерүчеләрeдә бар.
Гомерләр озын булсада,
Вакыт кына була тар.
Өмет кебек утлы тәрәзә,
Көтүләрен шулай аңлата,
Күңел күзе күрми калмас,
Көттерүче аңласа…
Янган утлар, өмет белән…
Бергә кебек алар яналар.
Утлар яна озын төн буе,
Якынаер диеп, аралар.
…Әллә бушка янып калалар.

Учак җылысы

Учак яна икән яшәү бара,
Ул урыннан җылы тарала…
Ә жылысы янып сүнгәчтә,
Учак көлендә дә кала ала.
Тәмам сүнгәч кала урыны,
Тамга кебек булып түгәрәк.
Күмерләре янып бетмәлмәгән,
Суынганнар учак тирәләп.
Учак эзе кеше тормышыдай,
Янып сүнгән утлар шикелле.
Дөрләп яну, юлда булу кебек.
Сүнгән учаклары, чик инде.
,
Карап тору янган учакларга,
Җылы булгән хисләр тарата.
Очкын булып яна, уйлар туа,
Искеләрен кабат яңарта.
Янган учак җылы чишмә кебек
Җылы агым аннан агыла.
Теләк кирәк учак кабызырга,
Учак өчен урын табыла.

Карлар ява

Карлар ява, бураннары,
Сукмаклары югала.
Таныш юллар адашмаска,
Маяксызда була ала.
Адашмаска идее дә бит,
Давыллары булганда…
Үзәккә үтәрлек жиле,
Җилгә түбән куганда.
Кышлар килә микән әллә,
Адаштырып китәргә.
Тәм таптырып ялгышудан,
Никтер бәйрәм итәргә.
Күңел туңа кышлар килсә,
Җылылыкка омтыла.
Адашулар гадәт булып,
Кая барган онтыла…
Кышлар үтәр, эреп карлар,
Ачылыр сукмаклары.
Үзе теләп адашканга,
Кирәкми сукмак бары…

Бала кебек

Ихласлыкның тышка чыгуыдай,
Сабый төсе керә картларга,
Сабый кебек Аллаh каршысында,
Тиештер бит кемдер якларга.
Бик нечкәргән кылы күңеленең,
Хаксыз кагылулар ярамый.
Күптән чыгып беткән усаллыгы,
Ямьсез итеп алар карамый.
Сакланганнар өмет чаткылары.
Бала карашына ошаган…
Ләкин инде күңел тирәнлеге,
Балачактан күптән бушаган.
Тирәндәрәк ята уйларыда…
Якыннарда, хәттә сизмәслек
Сабырлыгы көлемсери кебек,
Берни юктыр алар түзмәслек.
Бала кебек шуңа карашлары,
Ихлас хистә калып күмелеп.
Шөкер карашына ошагандай,
Калган гомер матур күренеп…

Кар астында

Кар астында күпме яшерелгән,
Җыелмыйча калган чәчәкләр.
Чәчелешеп болын чирәменә,
Орлыклары коелып чәчәктән.
Кырауларда суга алмый калды,
Салкын җилләр исеп аударган.
Чәчәк гомеренең азагыдай,
Көзләр җитеп яуган карлардан.
Тәбигатнең кырыс канунары,
Тигез кебек барлык җиhанга.
Аңлый алу мөмкин була алмый,
Күпме генә акыл җыйсаңда.
Безгә кала бары буйсынырга,
Үткәннәрдән сабак алырга.
Тәбигатне бозучылар түгел,
Дусты булып кирәк калырга.

Чыны шул

Онытыладыр инде юллар,
Кайчан гына, синең үткәнең.
Аерылырга әле өлгермичә,
Очрашуны зарыгып көткәнең.
Дус булганнар ерагая бара,
Я булмаса, китеп югала.
Күпмеләре инде, истә түгел,
Үткәннәрдә генә була ала.
Карлар күмгән күпме сукмакны,
Кабатланып күпме вакытлар.
Гомер озынлыгы кыска түгел,
Хәзер никтер, менә вакыт тар.
Үтелгәннәр генә безнеке бит,
Калганнары була хыяллар.
Насыйп була алмый калганы,
Язмышларга күчми хыялдан
Әллә, ниләр уйлап, язып була,
Ә чынбарлык барсын төзәтә.
Әллә ничек безнең яшәүләрне,
Кемнәрдер бит җирдә күзәтә.

Язлардан

Язларда мин аяк баскан,
Тәүге тапкыр җир өстенә.
Аңламыйча яз икәнен…
Булганмын шул бик кечкенә.
Яз малае шуңада мин,
Язлар якын күңелгә.
Хисләр hаман язлар кебек,
Ята күңел түрендә.
Иң беренче сулышымда,
Булган язлар hавасы.
Шул язлардан насыйп булып,
Язмыш юлын саласы.
Шул чактан калгандырда,
Язларга тартылулар.
Кышлар матур булганда да,
Яз! диеп, талпынулар.
Аңлый алам, җавап итеп,
Шул язларда туганны.
Сизеп каян килеп шулай,
Яз күнелле булганны.

Кыска мизгель

Шатлык килә көтмәгәндә,

Шулчак күңел күтәрелә.

Ни кызганыч ул мизгелләр,

Килгән кебек китә генә…


Бер хикмәте язмышыңның,

Шатлык хисен тоя алу.

Калсын өчен күңелеңдә,

Булганнарын җыя бару.

Исеп киткән, җылы җилдәй,
Шифа булып күңелеңә.
Матурланып кала кебек
Ямь өстәлеп бүгенеңә.

Язам әле

Көндәлегем кебек итеп,
Күңелдә булганнарын.
Җыелып бара торган
Савытта тулганнарын.
Уйдан бердә чыгалмыйча,
Җафалый торганнарын.
Кайвакытта ашыгыпмы,
Күңелем тыйганнарын.
Булганнары гына инде,
Юкны, каян табасың.
Хәтердә сакланганнарны,
Искә төшерә аласың.
Чишмә диеп булмасада,
Сулары бетмәгәндә…
Онытылыпта китә бит ул,
Килгәндәй… көтмәгәндә.
Бүген тагын өстим әле,
Яңа гына уйланганны.
Онытырга теләмичә,
Әле hаман уйлар барны.

Очкан хисләр

Югалган бәхеттәй,
Таралган хисләрең.
Гаепле булгандыр,
Акылсыз кичләрең.
Ак кәгазь шикеле,
Хыяллар очтылар.
Кемнәргә очырап,
Кемнәрне кочтылар.
Бетмәстәй тоелып,
Таралды, таралды.
Яктылык сүрелсә,
Була шул караңгы.
Саклана алсыннар,
Соңырак туганы…
Югалган хисләргә,
Алмашка булганы.
Җилләргә очамы,
Яшлекнең «әләме»…
Югалган хисләр ул,
Үткәннең сәләме.

Ерактагы җыр

Татарның бер сандугачы җырлый,
Туган яктан ерак җирләрдә.
Озаткандай өмет белән карап,
Ул якларга искән җилләргә.
Җиткерерләр әле җилләре дә,
Ишетерлек, туган җирләре.
Ашыр әле аның хыяллары.
Моңлы сәләм булып килгәне.
Күңелгә бит, ара ерак түгел,
Чакыргандай күңел талпына,
Җырлар аша, туган хисләр аша,
Туган җиргә барыбер тартыла.
Ерактагы бер чишмәдәй булып,
Чиста судай җыры агыла…
Җырлар калмас әле чишмә кебек,
Ага алмый туган ягына…
Ишетелер әле ераклардан,
Кайтаваздай җырлар бер заман.
Алкыш белән аны карышылар,
Татарстан белән зур Казан…

Күпер кебек

Бер татлы төш булып тоелып,



Вам будет интересно