Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи
О книге

Бу китап алдагы китапларның дәвамы. Шигырләрнең күпчелеге вәгазь стилендә язылган. Электрон китап үзләштерүгә ясалган беренче адымнар.Иң беренче электрон китап булып кала.КИТАПЛАР, КИТАПЛАР…ЯЗМЫШТА ХИСАПЛАР.УЗГАННАР, ЯЗГАННАР…КЫЛЫНМЫЙ КАЛГАННАР…Үткән гомер аккан сулар кебек, агаларда көннәр агалар…Китапларга сыеп бетә алмас, ул вакытта үткән аралар…Уй фикерләр ага алмый инде, бары тамалар…Әйтелмичә, ишетелмичәдә калалар…

Читать Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи онлайн беплатно


Шрифт
Интервал

© Рузил Фазлыев, 2022


ISBN 978-5-0059-1523-8 (т. 7)

ISBN 978-5-0056-9347-1

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero


Хыял+чынбарлык

Бик беләсе килә иртәгәсен,
Ниләр безне көтеп торганын.
Көтмисеңдә кебек алай артык,
Хыялларда гына булганын.
Кайда ничек аның урыннары,
Өметләрең, хыял, чынбарлык…
Авыр сынаулары кайда көтә,
Көчең җитә алып, чыдарлык.
Искитәрлек, кеше язмышлары,
Барысыда аңа бирелгән…
Үзе сайлап барган юлларында,
Таба алу… туры киленгән…
Яхшы әкият кебек бөтен тормыш,
Кызыл сызыкларын тоя алсаң.
Аның чынбарлыгын, хыял белән,
Тоташтырып әгәр куя алсаң.
Үпкәләргә, күңел төшерергә,
Сәбәпләр юк җирдә торганда.
Язмышыңны алдамаска теләп,
Үзеңәдә, ихлас булганда…

Ерак юллар

Еракларга юллар алып китте,
Туып үсеп җиткән җирләрдән.
Ничә тапкыр хисләр яңаралды,
Шул юллардан кайтып килгәннән.
Каршы ала, озатып кала иде,
Басу капкалары булганда…
Чик сакчысы кебек, үткәннәрне,
Тыныч кына, карап торганда…
Яңгырлары күпме юлдаш булды,
Ул капкалар аша үткәндә…
Күпме кеше белә алмый калган,
Кайта алмаска чыгып киткәндә.
Язмышларны бүлеп урталайга,
Ул капканың ике ягына…
Кушыла алмый, нидер югалгандай,
Җитә алмый кеше җанына.
Сирәк кеше кире бара ала…
Киткән юллар алар, түгелдер.
Үткән юлын сагынып уйланучы,
Моң чолгаган ялгыз күңелдер…

Тарих булып

Тарих булып кала балачаклар,
Һәр язмышның үзе тарихы.
Күпме алар сакланырлар икән;
Гомерләрнең үтеп барышы…
Ялан аяк йөрү, иң беренче,
Карлар эреп чирәм чыгуга.
Ачу килеп, үпкәләшеп китү,
Ялгыш кына этеп егуга…
Чиксез кебек колхоз басулары,
Чөгендерен кемнәр оныткан.
Олы кеше кебек караңгыда,
Тәүге тапкыр кайту клубтан…
Каникуллар, колхоз эшләрендә,
Яшьләренә карап эше бар.
Ул вакытны татып карамаган,
Балачакта, нинди кеше бар.
Күпләр белми тирес сугуларны,
«Утын» итеп кышын ягарга.
Буш вакытлар каян булды икән,
Урамнарда, тагы «чабарга»?
Булды микән ат җикмәгән кеше,
Кышын, көзен, җәен, язларын.
Хәтирәләр булып калсаларда,
Үтә алганбыз бит, язганын.

Җәйнең төне

Җәйнең төне урамнарда,
Эселектә… бик тиз сүрелгән.
Караңгылык юрганына,
Бу мизгельдә ул төренгән.
Бөтен, җиhан йоклагандай,
Берән сәрән, төнге тормыш…
Мондый төндә кайберәүләр,
Кыргын эшен әле кылмыш.
Төннәр кыска булсаларда,
Алыштыра яңа көнне.
Төннәрдән соң көтәбез бит,
Таңнарын hәм яңа көнне.
Төннәр алар яллар өчен,
Бөтен җиhан яллар итә.
Көннәр төннәр алышынып,
Җирдә гомер дәвам итә.

Әрем исе

Әрем исен кемнәр хәтерләми,

Авылларда туып үскәннәр…

Әрем исе кебек ачы диләр,

Кайвакытта инде үткәннәр.


Ачы әрем исе, ачымы соң…

Әрем исе ачы булалмый.

Башкалары… кеше күңеленә,

Әрем исе кебек тулалмый.


Әрем исе, җәйнең исе кебек,

Хәтерләрдә кала уелып…

Тарата ул җилдә хуш исен,

Көзләр җитми, бетми коелып…

Ерак офык

Нәфес микән диеп шикләнәмдә…
Нидер җитмәгәнгә, бүгендә…
Кояшта бар, ае, йолдызларда,
Бер карасаң җиhан күгендә.
Борчылумы, әллә курыкумы,
Киләчәкне уйлап кайвакыт.
Онытыла тормыш асыллары,
Бу дөньяда артык кайнашып.
Бердәмлеге бик күп кешеләрнең
Язмышларын якын кыла ала.
Битараф hәм таркаулыкта калып,
Мохтажлыкка сәбәп була ала.
Онытыла, элек халык әйткән:
Бүленгәнне… аеырылганны сүзе.
Уртак тормыш бергә төзелә бит,
Сизмәсәдә кеше аны үзе.
Бергә яшәү, колхозларга кереп,
Аеырым хуҗалык кына булмыйча.
Күрше, туган, дуслар, фикердәшләр,
Бер берсеннән читтә тормыйча.
Башкагада телә, үзеңә теләгәнне,
Җавап булып кайтар үзеңә.
Уртак тормыш, уртак фикер белән,
Тыныч тормыш бары төзелә.

Байракчы

Үз байрагың бар чагында,
Чит әләмнәр күтәрмә.
Үз халыкың якын булса,
Хезмәт итмә бүтәнгә.
Император флаглары,
Кемнәр өчен якындыр…
Ике флаг күтәргәннәр,
Ике ирле хатындыр…
Илләр символы флаглар,
Билгедә ул, тамгада…
Ике байрак була алмый,
Кыйбласы баргада.
Кызыл флаг, аклы зәңгәр,
Кемнәр кемгә сатылды.
Кемнәр ихласырак булган,
Менә хәзер ачылды…
Яшь пионер комсомоллар,
Күптән үсеп җиттеләр…
Патша байрагын күтәреп,
Дөнья буйлап киттеләр.
Ялган булган барысыда:
Тантаналы… антлары.
Ленин бабай юлдашлары,
Капиталист картлары…

Адашып

Без ниләр күрмибез…
Аңламый, белмибез.
Кыйбласыз яшибез,
Иманга килмибез…
Бары тик байлыгын,
Дөньяның сөябез…
Кешегә буйсынып,
Башларны иябез…
Зыяны юк бит, диеп,
Шайтанда дус була.
Шуңада… савапсыз…
Күңелләр буш була.
Иманнан еракта,
Гомерләр узганда…
Тыйганнан тәм табап,
Имансыз булганга…

Сүзләр

Әй бу сүзләр, ниләр генә кылмый,

Күңелләрне ничек яралый…

Ачу белән бергә туган сүзне,

Уйламыйча әйтү ярамый…


Сүзләр генә дибез кай вакытта,

Ә алар бит, күңел карашы.

Шул карашың сиңа маяк булып,

Ул юллардан алга барасы.


Сүзләр алар, салган күперләрдә,

Җимерелгән йортлар гaйләләр.

Алар әле тормыш законнары,

Дөрес юлдан безне әйдәгән.


Буш сүзләргә вакыт исраф булса,

Авырлары, җанны яралый…

Яралы җан, ялгыз җафалана,

Бер эттә аны, килеп яламый.


Кеше булып калу кыенырак…

Ходай биргән безгә телләр бар.

Яра салмый, яра алмый калган,

Белмим, бу дөньяда кемнәр бар.

Чара юк

Кемгә авыр, кем күнегә,
Замана шартларына…
Сәбәпләре иксез чиксез,
Борчуга… шатланырга.
Кеше түзми, яраклаша,
Камбала балыгыдай…
Балык кебек сөйләшербез
Дөньялар барса болай.
Ашыгалар чәйнәүчеләр…
Сагызлардан туйдылар.
Кеше чәйнәп… тамак ялгап,
Акылларын җуйдылар.
Хәкимнәрдә гаеп микән,
Алар – язмыш коллары.
Гыйбрәт алып калу өчен,
Яшәүе… hәм булганы…
Шуңада әйткәннәр инде,
«Кабатланмый язмышлар».
Әллә безгә» сәләм бирә»,
Кайтып, кылган ялгышлар…


Вам будет интересно