Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну

Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну
О книге

Һәр хатын-кыз зур һәм чиста мәхәббәт турында хыяллана. Әмма мәхәббәткә төрле юллар бар. Кайчагында алар бик авыр була. Бу хикәяләр җыентыгында үз мәхәббәтләрен, бәхетләрен эзләүче ике хатын-кызның язмышы тәкъдим ителә.

Книга издана в 2020 году.

Читать Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну онлайн беплатно


Шрифт
Интервал

Җәмиләнең яшел күзләре

1

Ватсаптан бер хәбәр килгән иде. Ачып карасам, Җәмиләдан икән. Менә көтмәгәндә, уйламаганда.

"Сәлам! Мин хәзер Казанда. Синең белән очрашып, сөйләшмәкче идем. Бик җитди бер мәсьәлә бар", – дип язылган иде анда.

"Нәрсә турында?" – дип сорадым.

"Синең белән минем хакта", – дигән җавап килде.

Чынлап әйткәндә, бераз аптырап калдым. Бу мизгелдә башыма нинди генә уйлар килеп китмәгәндер. Бәлки, Җәмилә йөккә узгандыр? Алла сакласын! Юк ла! Бер генә мәртәбә булды бит. Мин барысын да контрольдә тоттым. И-и, нәрсә баш ватам соң? Хәзер шалтыратам да үзеннән сорыйм.

– Әлү, Җәмилә, сәлам! Син үзең генәме? Сөйләшә аласыңмы?

– Әйе, әйе, тыңлыйм!

Тавышы тыныч тоела. Хәерлегә булсын!

– Нинди житди эш килеп чыкты анда? Син сау-сәламәттер дип өметләнәм.

– Әлбәттә, сәламәт! Нигә болай каушап калдың әле? Нәрсәдән куркасың?

Җәмилә бераз торгач көлеп тә җибәрде.

– Нигә мин куркырга тиеш, – дидем. – Бер нәрсәдән дә курыкмыйм.

Минем хафалануымны сизде бугай. Менә нинди сизгер ул хатын-кыз.

Гүя мин аның серле, сихерле яшел күзләрен күргәндәй булдым.

– Мин Ходай Тәгаләдән генә куркам, – дип өстәп куйдым да, Казанда кайда урнашканын сорадым.

– Яңа фатир алдым ич. Сиңа сөйләгән идем. Киләсеңме? Адресымны язып ал…

Ә-ә, менә кайда икән ул йорт. Кварталда гына.

Ярты сәгать тә үтмәде: мин ул фатирның зур, якты аш бүлмәсендә, матур агач өстәл яныда, Җәмиләнең моңлы яшел күзләренә карап, утыра идем.

Ә Җәмилә бит чыннан да сихирче булып чыкты. Ничек аны белдем? Хәзер барысы турында да тәртип буенча сөйләячәкмен.

2

И-иһ, Җәмиләнең яшел күзләре! Ничектер мин бу карашта тәмам эредем, югалдым…

Күрешү башында ул нишләптер үз яшен яшерә иде. Әүвәл "миңа 32 тулды" дип әйтте. Аннары – 35. Ахырыда – 38.

– Бу синең төгәл яшеңме? – дип сорадым Җәмиләдан елмаеп. – Курыкма, тагын өстәп куя аласың, барыбер мине куып җитә алмыйсың.

– Миңа – 38 яшь! – җавабы бик кырыс ишетелде.

… Ничек кочаклашып, түшәккә ауганыбызны һич тә искә төшерә алмыйм. Шуны гына хәтерлим: аның кечкенә, матур гәүдәсе нәкъ мин яраткан төсле ап-ак һәм йомшак иде; әйтерсең мамыктан, якты болытлардан ясалган. Тудыра да инде Раббыбыз могҗизаларны!

Яңа хатын-кызга күнегү өчен байтак вакыт кирәк. Миңа калса, гәдәттә 2–3 очрашу. Җәмиләга исә бик тиз ияләштем.

Ул шундый кайнар, оста һәм миңа бик якын зат булып күренде – гүя мин аны туганнан бирле белә идем. "Күптән секс белән шөгыльләнгәнем булмады", – дип дулкынланып пышылдады колагыма Җәмилә.

Ир-ат мактанычы дерелдәп торган әләттәнәселгә кергәч, мин моны шунда ук сиздем. Күпләр мондый чакта күзләрен йомып ята. Җәмиләнең серле күзләре ап-ачык иде. Мин аларның яшел, төпсез чоңгылына баттым. Әкиятме бу, чынбарлыкмы? Без икәү, хисләр дәрьясына чумып, мәхәббәт томанында югалдык… Күпме вакыт үткәндер – Алла белә…

Нинди ләзәт! Нинди рәхәт! Кыямәт сәгатенә кадәр шушы җәннәт диңгезендә йөзәр идем.

Әмма тәкъдир каләме минем кулда түгел шул.

3

Икенче көнне Җәмилә миңа тагын шалтыратты. Телефонда аның үзенчәлекле тавышы ишетелде. Болай Себер татарлары гына сөйләшә. Себердән Казан җиренә күчүенә карамастан, аларда ничектер шундый йомшак шивә сакланып кала.

– Менә синең китабыңны укыйм, – дип җиткерә миңа Җәмилө. – Бер сүзне аңлам бөтермим. Ереглар – кемнәр алар?

Кемнәр булсын, рухи затлар – мин шундый әкияти персонажларны сурәтләдем ич.

Кичә Җәмиләгә фэнтези жанрында язылган бер китабымны бүләк иткән идем. Ул бик сөенде, шатланды.

– Мин синең бөтен китабларыңны укып чыгармын, – дип тә әйтеп куйды әле.

Бирсен Ходай! Тик ниндидер бер шомлы сиземләвем борынлады. Ереглар – шалтырату өчен бер сәбәп кенә, төп маскаты башка иде аның.

Дөрес сизенгәнмен икән.

– Бик борчылам – якын дустым югалды ич, – дип сөйли башлады Җәмилә. – Өченче тәүлек мобиласы дәшми. Рәмилә миннән биш яшькә яшьрәк, инде күптән Казанда яши. Мине дә монда чакырды.

– Бәлки, Казан егетләре белән күңел ачып йери, – дип шаяртып карадым мин.

– Мөмкин, элек тә шулай юкка чыгып торганы бар иде. Тик мин барыбер никтер борчылам. Шактый сәер төш димме, күзаллау димме күрдем.

– Нинди төш ул?

Телефон бераз дәшми торгач, моңсу тавыш ишетелде:

– Рамилә тиздән үләчәк.

– Әллә ниләр гөманлама! Юк-бар сөйләмә әле.

– Ул юк-бар нәрсә түгел. Мин төгәл беләм.

– Кайдан беләсең аны?

– Минем шундый сәләтем бар. Кемнең кайчан үләчәген беләм.

– Нәрсә!!!

– Әйе, бик күп кешенең зиратта ятканын күрәм мин.

– Ул төш-күзаллаулар дөрес булып чыгамы?

– Чынга туры килә. Берничә ел элек беренче ирем белән әтием мәрхүм булды. Рухларын Ходаем үз хозурына алсын иде.

– Әмин! Шулай булсын!

– Мин бу хәлнең килеп чыгасын алдан ук белеп-сизеп тордым. Аларны үтерделәр. Бизнес…

Мин шаккаттым! Ышаныргамы, ышанамаскамы бу башка сыймый торган күрәзәчелекә? Кеше ышанмаслыкны дөрес булса да сөйләмә, диләр ич. Һич тә ышана торган нәрсә түгел бу. Мәзәккә дә охшамаган.

Жәмилә дәшмәде. Нәрсә дип әйтергә белмичә, мин да дәшми тордым. Ниһаять, ушымны җыеп:

– Син теге, ни… сихерче, шаман буласаңмы инде, – дип пышылдадым.

– Шулайрак. Мин бит яшь чакта Себерда, кара урман эчендә үскән, гомер иткән кыз.

– Ярар, алай булса, менә мин кайчан бу дөньядан ахирәткә күчәчәкмен? Әйтәләсеңме?

– Әйтәләм.



Вам будет интересно