Язмышлардан узмыш бармы?

Язмышлардан узмыш бармы?
О книге

Тормыш көтелмәгән, очраклы әйберләргә бай. «Менә шулай, мин теләгәнчә булачак», – дигәннәргә дә, аның әллә нинди сынаулары аша узырга туры килә. Язмышмы бу, әллә ялгышлар нәтиҗәсеме? Чын мәхәббәт дигәне дә, ни өчен үзен акламый? Сораулар күп, ә җавап табылырмы соң?

Читать Язмышлардан узмыш бармы? онлайн беплатно


Шрифт
Интервал

Фоторәсемнәр Люция Әблиева

Версткалаучы һәм тышлыкны бизәүче Марина Абдуллаева


© Люция Әблиева, 2022


ISBN 978-5-0059-0700-4

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Беренче бүлек


Сәрия диплом алды да практикасын үтәргә дип, курсташы Зиннәт тәмамлаган мәктәпне сайлады. Алар икәүләп 19.. елны каршы алырга бер ай кала, авылга кайтып төштеләр. Сәрияне мәктәптә җыештыручы булып эшләгән тол хатын Халидә апага фатирга урнаштырдылар. Апаның балалары читтә, ялга гына кайтып йөриләр икән. Сәрия ялан кадәр йортка килеп кергәч, гәҗәпләнүен яшерә алмады – башка авыл йортларыннан ул зурлыгы белән генә түгел, затлы өй җиһазлары, зыялы итеп җыештырылуы белән дә аерылып тора иде.

– Халидә апа җаным, бигрәк зур йортыгыз, арып бетәсездер, җыештыра-җыештыра?

– Булганны кая куясың инде? Тән тазалыгыннан аермасын Аллаһ, сәламәт кешегә эш – гимнастика гына бит ул. Балалар да еш кайталар, булган эшне бетереп китәргә тырышалар.

Сәрия юлдан алҗып та, ачыгып та килгән иде. Шуңа күрә, Халидә апаның әзер өстәленнән баш тартмады. Юл сумкасыннан әнисе әзерләп салган күчтәнәчләрне дә бушаткач, өстәл сый-хөрмәттән тагын да сыгылып, кунак көткән кебек булып китте. Ни гаҗәп! Уйларны укыган кебек, ишектән декабрь салкынын ияртеп, озын буйлы ир-ат килеп керде. Халидә апа өстәл яныннан кузгалып, аңа каршы атлады.

– И-и-и, Илгиз улым, нинди җилләр ташлады дүшәмбе көн, бер-бер хәл булмагандыр бит? Илгиз әнисен бик тиз тынычландырды: колхозның идарә утырышына килгән, бары шул гына. Әниле-уллы гөрләшкән арада, Сәрия өстәл артыннан кузгалды да, бүлмә ишегенә сөялеп, Илгизне күзәтте. Ярыйсы гына чибәр, ыспай ир-ат. Райком секретарьлары киеп йөри торган норка бүрегенә караганда, каядыр урында эшләгән кешегә охшап тора.

– Кунак кызы да бар икән!

– Әйе шул, улым. Мәктәпкә практика үтәргә килде. Исеме – Сәрия!

Сәрия бит очларының кызарганын сизсә дә, сер бирергә теләмәде, үткер тавыш белән: «Исәнмесез, абый!» – дип, кулын сузды. «Менә сеңлем дә табылды, шәп бит, ә!» – дип, Илгиз Сәрияне җиңелчә генә кочаклап куйды. Ике арада ниндидер бер җылы дулкын сызылып үткәнен икесе дә тоемлап калды. Нәрсә булды бу?

Табын артында алар бер-берсе белән якынрак танышты. Сәрия Илгизнең авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшләгәнен, утыз яшь булуына карамастан, буйдак икәнлеген белде. Сәрия үзенең күрше район кызы, әти-әнисенең – укытучылар, аңардан башка гаиләләрендә тагын ике ир туганы барлыгы турында сөйләде.

Сер түгел, бишенче курста укыганда кызлар, диплом алыр алдыннан, тормышның икенче ягын да уйлый башлыйлар. Сөйгән ярлары белән табышып, вакытында кавышу, беркемгә дә ят әйбер түгел. Зиннәтнең практикага кайтыр алдыннан: «Сәрия, безнең авыл егетләреннән бу чибәрлегең белән котыла алмыйсың, сине кияүгә алып калачаклар, әзер бул!» – дип, искәртеп куйганы да исендә әле. «Язмыштан узмыш юк, шулай була калса, мин риза!» – дип шаярткан иде ул чакта Сәрия. Бөтен яклап та булган-килгән кебек булса да, аның шәхси тормышында алга китеш бик булмады. Сәрия үзе ошатып, күзе төшеп йөргән егетләр, нишләптер аңардан ераграк йөрде. Үзен ошатканнарына – күңеле төшмәде. Укытучы гаиләсендә үскәнгәме, таләпләр дә югары иде шул.

Иртән Сәрия уянганда, Илгиз район үзәгенә эшкә киткән, Халидә апа сыер саварга чыгып китеп бара иде.

– Халидә апа!

– Әү, балам!

– Үзем савармын, хәзер тиз генә юынам да.

– Юк, юк, язмаганны, үзем савам, киленем түгел дә инде син минем.

– Булсам, саудырыр идегезме?

Сөйләшүнең бу якка китүен икесе дә көтмәгән идеме, берьюлы көлеп җибәрделәр. Халидә апа сыер савып кергәч, тәмләп иртәнге чәйне эчтеләр. Сәрия киенеп чыгып китим дигәндә генә, телефон чылтырады. Халидә апа биш минутлап чамасы сөйләшкәннән соң, трубканы Сәриягә сузды.

– Сәрия, хәерле иртә!

– Хәерле иртә, Илгиз!

– Көтсәң, кичкә кайтып җитәм!

– Ярый соң…

«Нишләп көтмәсен инде, кайт кына, көтәм!»

Сәрия мәктәпкә киткәч, Халидә апа: «Ни булды әле бу?» – дигән кебек, урындыкка барып утырды. Әллә… Араларында бер-бер хәл бармы? Кичә һава сулыйбыз дигән булып йөреп керделәр. Иртән иртүк Сәрияне шалтыратып сорый. Юк, булмас, Илгиз бала-чага түгел лә инде, бер күрүдә гашыйк була торган. Аннан бит йөргән кызы Зилә дә озакламый кандидатлык диссертациясен яклап, Мәскәүдән кайтып төшәчәк. Җәйгә туй дип сөйләшкәннәр иде…


Ничек шулай тиз үтә соң бу кадерле мизгелләр? Талгын гына яуган кар астында бала-чага кебек җитәкләшеп йөрү, бер-берсенә беренче күрешүдә үк омтылган бу парга бик тә рәхәт иде. Җомга кичен ничек кенә сузарга тырышмасыннар, сәгать уклары инде шимбә ягына карый башлады.

– Халидә апа йокламый көтеп торадыр, керик, Илгиз!

Илгиз Сәриянең иреннәренә үрелде. Ай каядыр кереп яшеренергә өлгерде, йолдызлар югарырак атылды. Бар галәмгә бары икәү: Илгиз һәм Сәрия калды. И, бу кайнар мәхәббәттән башлар әйләнеп, йөрәкләр бер булган бәхетле мизгелләр! Кемнәр генә кичермәгән дә, кемнәр генә татымаган. Дөнья яралганнан бирле, сөюдән дә көчле, сөюдән дә югары тагын берәр хис булдымы икән? Шушы көнгә кадәр бер сукмакка төшмичә адашып йөргән ике язмыш башка аерылмас өчен бер-берсенә сыенган минутлардан да гүзәлрәк минутларны тагын кайдан табып була?



Вам будет интересно